news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миронов хәрбиләргә 23 Февраль уңаеннан акчалата түләү бирә башларга тәкъдим итте

Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов Ватанны саклаучыларны 23 Февраль белән котлады. Моннан тыш, сәясәтче хәрбиләргә ел саен әлеге бәйрәм көнендә акчалата түләү бирергә тәкъдим итте. Түләү суммасын хәрби хезмәткәрнең хәрби дәрәҗәсе нигезендә бер оклад күләмендә билгеләргә киңәш ителә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Миронов сүзләренчә, 23 Февраль Россиядә һәрвакыт зур бәйрәм булды, ә махсус хәрби операция шартларында аның әһәмияте тагын да ныграк артты. Сәясәтче Ватанны саклаучыларга дәүләт ягыннан өстәмә финанс ярдәме күрсәтү рәвешендә рәхмәт белдерү дөрес булыр иде, дип саный.

Ул Ватанны саклаучыларга махсус хәрби операциядә катнашучыларны гына түгел, ә башка юнәлешләрдә хезмәт итүче хәрби хезмәткәрләрне, оборона предприятиеләре хезмәткәрләрен, галим-конструкторларны, Кораллы көчләр ветераннарын, шулай ук армиягә ярдәм күрсәтүче волонтерларны да кертергә кирәк, дип өстәде.

news_right_1
news_right_2
news_bot