news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миронов укытучыларга стильле киемнәр сатып алу өчен өстәмә акча түләргә тәкъдим итте

Педагогларга стильле һәм заманча киемнәр сатып алу өчен өстәмә түләүләр бирелергә тиеш. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов белдерде. Аның сүзләрен «ТАСС» китерә.

Шул ук вакытта ул укытучылар өчен бердәм форма кертергә кирәкми, дип саный.

Сәясәтче билгеләп үткәнчә, укытучыларның күбесе – хатын-кызлар. Аларның һәрберсенең үз зәвыгы һәм стиле бар. Шуңа күрә аларны унификацияләнгән кием киеп йөрергә мәҗбүр итү дөрес түгел. Аның фикеренчә, моның урынына дәүләт педагогларның заманча стандартлар нигезендә киенеп йөрергә мөмкинлеге булсын өчен өстәмә матди ярдәм күрсәтә ала.

Миронов башта укучылар өчен мәктәп формасын тәртипкә китереп бетерергә тәкъдим итте. Ул быел тәкъдим ителгән форма вариантларын тәнкыйтьләде. Алар «мәктәп формасына караганда күбрәк карачкы киеменә» охшаган, дип белдерде ул. Миронов ясалма фәһемнән альтернатив вариантлар ясавын сораган, һәм ул күпкә лаеклырак мисаллар ясап биргән.

news_right_1
news_right_2
news_bot