news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миронов югары уку йортларында һәм көллиятләрдә бюджет урыннары санын арттырырга чакырды

Миронов югары уку йортларында һәм көллиятләрдә бюджет урыннары санын арттырырга чакырды
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россия югары уку йортларында һәм көллиятләрендә бюджет урыннары санын арттырырга кирәк. Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов ТАСС агентлыгы белән әңгәмәсендә шундый фикерен белдерде.

Аның сүзләренчә, урта һөнәри һәм югары белемне, шул исәптән бюджеттан финанслана торган урыннар санын арттыру хисабына, тагын да үтемлерәк итәргә кирәк.

Миронов шулай ук булачак табиблар, педагоглар һәм инженерлар өчен беренче югары белем тулысынча бушлай булырга тиеш дип саный.

Моннан тыш, депутат Бердәмдәүләт имтиханы кысаларында дүртенче фәнне тапшыру мөмкинлеген кертүгә каршы чыкты. Аның фикеренчә, мондый чара югары уку йортларына укырга кергәндә көндәшлекне көчәйтәчәк, чөнки анда хәтта йөз балл туплаган чыгарылыш сыйныф укучылары да һәрвакыт керә алмый.

Миронов университетларда урыннар өчен көрәш абитуриентларның белем дәрәҗәсенә генә түгел, ә аларның финанс мөмкинлекләренә дә бәйле дип саный. Ул Бердәм дәүләт имтиханына әзерләнү әти-әниләргә торган саен кыйммәтрәккә төшүен, ә өстәмә имтихан тагын да зуррак чыгымнарга китерәчәген билгеләп үтте.

Бердәм дәүләт имтиханы урынына Миронов керү имтиханнарының традицион системасына кайтырга тәкъдим итте.

Элегрәк Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков Фән һәм югары белем министрлыгының инженер-техник белгечлекләрне сайлаган абитуриентлар өчен дүртенче Бердәм дәүләт имтиханын кертү мөмкинлеген каравы турында хәбәр иткән иде. Нәтиҗәдә, укырга кергәндә абитуриентларның өстәмә 25 баллы булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot