Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миронов, балаларына бакчада урын булмаса, ата-аналарга компенсация түләргә тәкъдим итте
Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов яшь гаиләләргә, әгәр балаларына бакчада урын булмаса, төбәк минималь хезмәт хакы күләмендә айлык компенсация түләргә тәкъдим итте. Аның сүзләрен ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Ул аңлатканча, түләүләр дәүләт яки муниципаль бакчада урын барлыкка килгәнче башкарылачак. Миронов сүзләренчә, мондый компенсацияләр ата-аналарга шәхси балалар бакчалары яки бала караучы хезмәтләре өчен түләргә мөмкинлек бирәчәк. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, мондый тәҗрибә кайбер төбәкләрдә, мәсәлән, Ленинград өлкәсендә кулланыла инде.
Инициатива депутат Бөтенроссия яшь әниләр форумы нәтиҗәләре буенча РФ Хөкүмәтенә юллаячак йомгаклау резолюциясенә кертелер дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз