Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Миронов пенсионерлар өчен бердәм социаль карта булдырырга тәкъдим итте
Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов пенсионерлар өчен бөтен илдә гамәлдә булачак бердәм социаль карта кертү тәкъдиме белән чыгыш ясады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Безнең кешеләр аерым төбәк файдасына гына түгел, бөтен ил файдасына хезмәт итә. Пенсионерлар, административ чиктән чыккан очракта, ташламаларны югалтырга тиеш түгел. Аларга бөтен Россия территориясендә гамәлдә булган бердәм социаль карта кирәк», – дип ассызыклады Миронов.
Элегрәк пенсионерга яшәү урынына карамастан шәһәр транспортында бушлай йөрү һәм башка төрле ташламалар алу хокукын бирә торган документ кертергә тәкъдим ителгән иде инде, дип искәртте ул.
Миронов сүзләренчә, Дәүләт Думасы депутатлары бу инициативаны федераль дәрәҗәдә рәсмиләштерү өчен закон проектын әзерләргә ниятли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз