Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миронов минималь хезмәт хакын 60 мең сумга кадәр күтәрергә тәкъдим итте
Россиядә алдагы ел ярым–ике ел дәвамында хезмәт өчен түләүнең минималь күләме 60 мең сумга кадәр арттырылырга тиеш. Мондый тәкъдимне Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов ТАСС агентлыгына белдергән.
Аның бәяләвенчә, 27 мең сум күләмендәге минималь хезмәт хакы гражданнарның төп ихтыяҗларын тәэмин итми.
«Бүген бездә куллану кәрзине кимендә 50 мең сум тәшкил итә. Шуңа бәйле рәвештә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме якынча 60 мең сум булырга тиеш», - дип билгеләде депутат.
Ул шулай ук минималь хезмәт хакын арттыруны финанслау чыганакларын тәкъдим иткән. Монда аерым тармаклар һәм категорияләр өчен салым йөкләмәсен үзгәртү тәкъдим ителә.
Аның сүзләренчә, мондый нормативларны тәэмин итү өчен нефть һәм газ компанияләренә өстәмә бәя өчен салымны кайтаруны гамәлдән чыгарырга, шулай ук банклар һәм гаять бай гражданнар өчен өстәмә салымнар кертергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз