Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миронов йөклелекнең теләсә кайсы срогында декретка китүне рөхсәт итәргә тәкъдим итте
Депутат Сергей Миронов Россия хатын-кызларына йөклелекнең теләсә кайсы срогында декрет ялына китәргә мөмкинлек бирергә кирәк дигән фикерен белдерде. Бу хакта ТАСС яза.
Моннан тыш, Миронов эшсез хатын-кызларга йөклелек һәм бала табу буенча дәүләт түләүләрен киңәйтергә, шулай ук балалы гаиләләргә ярдәмне арттырырга, шул исәптән ипотека буенча ташламаларны киңәйтергә тәкъдим итә.
Хәзерге вакытта хатын-кызга йөклелек һәм бала табу буенча ялга эшкә яраксызлык кәгазе нигезендә китәргә рөхсәт ителә: бер балалы йөклелек өчен - бала тапканга кадәр 70 көн, күп балалы йөклелек өчен – 84 көн һәм 110 көн, ә йөклелек һәм бала табу авыр узган очракта – 156 көнгә кадәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз