Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миронов декрет пособиеләрен түләү күләмен һәм вакытын арттырырга тәкъдим итте
«Гадел Россия» партиясе лидеры, Дума фракциясе башлыгы Сергей Миронов декрет пособиеләрен түләү вакытын өч елга кадәр, шулай ук аларның күләмен төбәк яшәү минимумына кадәр арттырырга тәкъдим итте.
«Хәзер пособиене яшь ярымга кадәр балаларга түлиләр, гәрчә декретның максималь срогы - өч ел. Пособие бала карау буенча өч еллык отпускны да түләргә кирәк», - диде Миронов РИА Новостига.
Шулай ук, аның сүзләренчә, декрет пособиеләре күләмен региональ яшәү минимумына кадәр арттырырга кирәк.
«Эшләүчеләр өчен пособие хезмәт хакына карап исәпләнә. Без аны арттырырга тәкъдим итәбез. Бер бала караганда – хезмәт хакының 40 тан 100 процентка кадәр арттырырга, ике һәм аннан да күбрәк бала өчен – 200 процентка кадәр», - дип тәкъдим итте партия лидеры.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз