news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мирный бистәсендәге мәдәният йорты «Аулак өй» тамашасына чакыра

«Мирный» мәдәният сарае «Аулак өй» тамашасына чакыра. Мәдәният сарае каршындагы «Җәүһәр» фольклор ансамбле «Дуслык күпере» программасы кысаларында кунаклар кабул итәчәк.

«Аулак өй» программасына махсус кунак – Арча районы Ташкичү авылыннан «Өммегөлсем» халык фольклор ансамбле килә», дип хәбәр итә оештыручылар.

Тамаша 26 октябрьдә, 10:30 сәгатьтә, Мирный бистәсендәге мәдәният йортында (Яңа Дәүләкәй ур., 4а) башлана.

«Җәүһәр» фольклор коллективы Арча районында кунакта булган инде. «Өммегөлсем» ансамбле кунакларны бай мәдәни программа әзерләп каршылаган, җирле музейлар һәм истәлекле урыннар буйлап йөрткән. Хәзер Ташкичү авылыннан кунакларны Казанга сәфәр белән көтәләр.

«Репертуарыбыз бай. Без яшь буынга татар халкының гореф-гадәтләрен күрсәтергә һәм тапшырырга тырышабыз. Чыгышларыбыз арасында «Аулак өй», «Кичке уен», «Кыз урлау», «Сабантуйга бирнә җыю» һәм «Каз өмәсе» кебек йолалар бар», - дип билгеләп үтә ансамбль җитәкчесе Ләйлә Сафиуллина.

  • «Җәүһәр» фольклор ансамбле эшчәнлеген 2013 елда «Мирный» мәдәният йорты базасында башлаган. Мәдәният йорты «Авыл клублары» республика программасы кысаларында төзелгән һәм шул ук елда ачылган.
  • «Җәүһәр» – репертуарын бары тик татар фольклоры нигезендә генә эшләүче Казандагы бердәнбер коллектив.
  • Коллективның иң яшь катнашучысына 50 яшь, иң өлкәненә – 87. Ансамбль ел саен шәһәр, республика, бөтенроссия һәм хәтта халыкара киңлектәге фестивальләрдә катнаша. Коллектив казанышлары арасында «Казан сөлгесе» халыкара конкурсында ел саен 1 урын, шулай ук «Балкыш» ветераннар арасында үзешчән башкаручылар республика фестивале һәм башка шундый чараларда лауреат исемнәре бар.
  • Ансамбль шәһәр бәйрәмнәрендә генә катнашып калмый, ай саен Казанның картлар йортларына йөри. Эшләү дәверендә «Җәүһәр» күпләрнең йөрәген яулап, дан казанган. Ә киләсе елда коллектив Мирный бистәсендәге мәдәният йорты белән берлектә 10 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк.
  • «Аулак өй» - татар халкының гореф-гадәтләренә нигезләнгән җырлар, биюләр һәм уеннарны үз эченә алган композиция.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100