Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Белгород өлкәсендә Украина Кораллы көчләре һөҗүме вакытында хатын-кыз һәлак булган
Белгород өлкәсенең Шебекино округында Украина Кораллы көчләре һөҗүме нәтиҗәсендә хатын-кыз һәлак булган. Бу хакта төбәк губернаторы Александр Шуваев хәбәр итте.
Аның мәгълүматлары буенча, узган тәүлектә дошман өлкә территориясенә 134 тапкыр һөҗүм иткән.
«Дошман реактив системалар һәм артиллерия кулланып тугыз тапкыр һөҗүм итте. Моннан тыш, пилотсыз очкычлардан дүрт тапкыр шартлаткыч җайланмалар ташлады», – дип язган Шуваев МАКС мессенджерында һәм 129 пилотсыз очкычның бәреп төшерелүен билгеләп үткән.
Губернатор шулай ук Белгород, Грайворон һәм Шебекино округларында җиде кешенең зыян күрүе турында хәбәр итте. Аларның өчесе хастаханәдә дәвалануны дәвам итә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз