Уку-укыту эшләрендә кайбер мәсьәләләрне гади генә, базар стихиясенә җибәрергә ярамый. Чөнки тәрбия эше, укыту эше ул гадәти «күпмегә алдым, күпмегә саттым» принцибына буйсынып яши алмый. Монда беренче урында әхлак, мораль һәм айнык акыл принциплары торырга тиеш. Ә менә базар системасына керү шушы әхлак-мораль принциплары белән базар системасының гел матдилеккә корылган принциплары арасында каршылыклар тудырырга мөмкин.
Хәзер студентларны түләүле итеп укытумы, түләүсез итеп укытумы мәсьәләсенә дә тукталып китик. Бездә уку-укыту системасы дәүләтнең төп законына буйсынган. Теләсә кем аны теләсә ничек үзгәртә алмый. Һәм үзгәртмәскә тиеш. Әгәр үзгәрә икән, ул вакытта закон нигезендә үзгәрергә тиеш. Канунга буйсынырга тиеш. Юкса, башбаштаклык барлыкка киләчәк.
Гомумән, мин үзем бездә яшәп килгән элеккеге план системасына каршы булабыз дип, гомумән, кешелек дөньясында яшәп килгән элементар план системасын кире кагарга ярамый. Монда акыл белән эш итәргә кирәк.
Базар системасына керү безнең алда шактый проблемалар тудырачак. Ләкин кыенлыктан куркып, бу процесска керми калу мөмкин түгел.
Кайберәүләр әйтә: бездә бөтен уку-укыту процессы түләүле булырга тиеш. Ләкин бу бик бәхәсле фикер. Түләүнең кайбер элементларын кертү, минемчә, уку-укытуның сыйфатын күтәрер иде. Бөтенләй исап-хисап бирми торган бушлай укыту да үзен бик аклап җиткерми. Мәсәлән, яшьләребезнең бер өлеше бик тырышып укымый. Чөнки университетка килде ни, китте ни. Аның бернинди матди файда яки зара күрәсе юк. Биш-алты ел гына стипендия алып укыган булып йөрү белән канәгатьләнмичә, кайбер вакытта ул процессны җиде-сигез җиткерүчеләр бар. Әгәр дә бер кадәр студент үзен матди яктан җаваплы итеп сизсә, алай итеп башын җүләргә салып, биш ел укыйсы урынга ун ел ыштан туздырып йөрмәс иде.
Димәк, минем фикеремчә, түләү принципларын күпмедер кадәр кертү урынлы. Ләкин ул чамалы булырга тиеш. Акыл белән уйланып эшләнергә тиеш.