Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миркасыйм Госмановның Хөсәен Фәезханов турындагы хезмәте яңадан басылып чыккан
Тарихчы, археограф, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Миркасыйм Госмановның 1980 елда чыккан «Хөсәен Фәезхановның якты хыялы» дигән монографиясе китап булып басылган.
«1980 елда Миркасыйм Госмановның «Хөсәен Фәезхановның якты хыялы: тормышы һәм эшчәнлеге турында повесть» дип исемләнгән китабы - беренче фәнни монографик хезмәт була. Хезмәт фән кешеләре һәм киң җәмәгатьчелек өчен языла, анда Хөсәен Фәезхановның караламалары, шәхси хатлары һәм башка документларының тәрҗемәсе һ.б. архив язмалары тәкъдим ителә», - диде «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә академикның кызы, КФУ профессоры Диләрә Госманова.
Аның әйтүенчә, Миркасыйм Госманов җитәкчелегендә Казан университетының археографик төркеме Хөсәен Фәезхановның туган ягында 1964, 1986, 1987, 1989 елларда экспедициядә була.
«Экспедицияләр вакытында алар Хәбибулла хәзрәтнең төпчек улы Габделбәр Хәбибуллин архивында Хөсәен Фәезхановның автограф-хатын табып ала. Алар аның каберен дә зиярәт кыла, ләкин кабер бик ташландык хәлдә була, кабер өстендә таш булмый. Шулай, 1960-1970 еллар аралыгында барлыгы 10нан артык архивта, фондта эзләнүләр алып барыла. Хөсәен Фәезхановның күпсанлы хатларын хәзерге татар, рус телләренә тәрҗемә итү эше башкарыла», - диде ул.
Диләрә Госманова әйтүенчә, әтисе Фәезхановның иран телендәге хезмәтләрен тәрҗемә иткәндә, иран белгече-текстолог Гөлсем Галимовага да мөрәҗәгать итә.
«Хөсәен Фәезханов вафат булып, 1917 елга кадәр аның турында уннан артык булмаган хезмәт басыла. Аларны Шиһабетдин Мәрҗани, Әхмәтзәки Вәлиди, Ризаэтдин Фәхретдин яза. Ризаэтдин Фәхретдин «Асар» дигән тарихи библиографик хезмәтендә галимнең киңкырлы биографик очеркын бастыра. Соңрак «Шура» журналының алты санында Фәезхановның укытучысы Мәрҗанигә язган 27 хатын бастыра. Фәхретдиннең тырышлыгы бәяләп бетергесез, чөнки ул хатларның төп нөсхәсе сакланып калмаган диярлек», - диде ул.
Галимә 1920-1950 елларда Хөсәен Фәезхановның исеме телгә алынмавын әйтте. «Мәсәлән, Җамал Вәлиди, Габдрахман Сәгъди, Галимҗан Ибраһимов кебек галимнәрнең хезмәтләрендә генә атап үтелә. Биографик характердагы беренче зур булмаган мәкалә 1956 елда «Совет әдәбияты» журналының 8нче санында чыга. 1966 елда «Казан утлары» журналында Миркасыйм Госмановның Фәезхановның шәхесе, мирасына кагылышлы ике зур мәкаләсе («Яңа табылган әдәби, тарихи истәлекләр») басылып чыга», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз