news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әмирхан Еникинең кызы Резеда Тюменева вафат

Татарстан Язучылар берлеге мәрхүмәнең туганнарының кайгысын уртаклашты.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Бүген, озакка сузылган каты авырудан соң, Әмирхан Еникинең кызы Резеда Тюменева вафат булды. Бу турыда Татарстан Язучылар берлеге социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итте.

2019 елның октябрендә аңа 85 яшь тулган.

Мәрхүмә белән хушлашу иртәгә, 24 декабрьдә, 11. 30 сәгатьтә Чехов урамы 53нче йорт адресы буенча була.

Резеда Тюменева Яңа бистә татар зиратында җирләнәчәк.

«Туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Мәрхүмәнең урыны җәннәттә булсын», диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100