Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әмирхан Еникинең архивының бер өлеше Горький һәм Шаляпин музеенда саклана
Язучының архивы бүгенге көндә М.Горький һәм Ф.Шаляпин музеенда саклана.
“Әмирхан Еникинең Казанда әдәби музее юк. Аның әдәби музеен ул яшәгән, иҗат иткән шәһәрдә булдыру мәслихәттер дип уйлыйм.Аңлавымча, моның өчен экспонатлар да җитәрлек”, - диде ул.
КФУ доценты язучы Шәриф Камал, шагыйрь Муса Җәлилнең музейлары булган кебек, Әмирхан Еникинең музеен булдыруны көн үзәгенә куярга тиеш дигән фикердә. “Киләчәктә Әмирхан Еникинең аның иҗатын дөнья аренасына чыгару белән бәйле эшләребез әле дәвам итәчәк”, - дип сөйләде ул.
Әмирхан Еникинең М.Горький һәм Ф.Шаляпин музеенда саклана торган шәхси архивы турында музейның өлкән фәнни хезмәт хезмәткәре Флора Мирзина сөйләде. Музейда әдипнең китаплары, хатлары белән беррәттән башкорт курае, башка шәхси әйберләре дә бар.
Сөйләшүдә Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рамис Аймәт, татар язучылары Марсель Галиев, Зиннур Мансуров һәм Марат Әмирхан Әмирхан Еники белән бәйле истәлекле хатирәләрен дә искә төшерде. Әмирхан Еникинең оныгы Рөстәм Тюменев-Еники Әмирхан Еникинең иҗаты белән яшьләрнең күпләп кызыксынуын әйтте.
“КФУ мөгаллиме Гөлфия Гайнуллина булган җирдә һәрвакыт яшьләр бар. Яшьләрнең татар язучыларының, шул исәптән, Әмирхан Еникинең дә иҗатын өйрәнүләрен дәвам итәчәкләренә ышанып калабыз. Еникеевлар гаиләсе исеменнән рәхмәтемне белдерәм”, - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз