news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әмирхан Еникинең 110 еллыгына багышланган кичәгә чакыру билетлары Камал театрында бирелә

Юбилейга багышланган әдәби-музыкаль чара 12 февральдә Камал театрының зур залында үтә.

Әмирхан Еникинең 110 еллыгына багышланган кичәгә чакыру билетлары Камал театрында бирелә
Султан Исхаков

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры Казан халкын һәм кунакларын Әмирхан Еникиның 110 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичәгә чакыра. Чакыру билетларын театр кассасыннан алырга мөмкин. Бу хакта Әмирхан Еникинең 110 еллыгына багышланган чаралар уңаеннан «Татар-информ»да оештырылган матбугат конференциясеннән соң хәбәр ителде.

Юбилейга багышланган әдәби-музыкаль чара 12 февральдә Камал театрының зур залында үтә. Сценарий авторы – Ркаил Зәйдулла. Режиссеры – Россиянең халык артисты Илдар Хәйруллин. Сәхнә бизәлеше – Сергей Скоморохов. Алып баручылар – Искәндәр Хәйруллин, Ришат Әхмәдуллин.

Әлеге кичә турында мәгълүмат бирергә килгән Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша Әмирхан Еники әсәрләрен укыячагын әйтте. Әмма бөтен әсәрләре дә, әлбәттә, сәхнәдән укылып өлгерә алмый. Шунлыктан Фәнис Җиһанша Әмирхан Еники әсәрләрен укыган аудиоларны үзенең социаль челтәрдәге битенә урнаштыруын әйтте.

Фәнис Җиһанша Әмирхан Еникинең 90 еллыгына үткәрелгән кичәдә катнашуын искә алды. “Ул бу хакта үзенең “Соңгы китап” әсәрендә язып та чыкты. Мин кичәдә аның “Кем җырлады?” дигән әсәрен укыган идем. аның әсәрләрендә сүз тәме ярылып ята. Бу әйбер бүгенге язучыларда югалып бара”,- диде артист.

“Без бу кичәне профессиональ югарылыкта уздырырга тиешбез”, - дип вәгъдә итте Фәнис Җиһанша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100