news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әмирхан Еники яшәгән йортка быел истәлек тактасы куелачак

Бу эш белән Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты Гөлфия Гайнуллина шөгыльләнә.

Әмирхан Еники яшәгән йортка быел истәлек тактасы куелачак
Султан Исхаков

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әмирхан Еники яшәгән йортка хәзергә кадәр истәлек тактасы куелмаган. Бу хакта «Татар-информ»да үткән матбугат конференциясендә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты Гөлфия Гайнуллина әйтте.

“Бүгенге көнгәчә Әмирхан Еники яшәп бакыйлыкка күчкән йортта язучының мемориаль тактасы юк. Без моны да эш планына керттек. Ул быел язуының юбилей елында башкарылачак. Хөкүмәт тарафыннан моның өчен акча бүленәсе билгеле булды”, - диде галимә.

Гөлфия Гайнуллина институтның Әмирхан Еникиның архивлары белән дә тәфсилле эшләве, язучының кызлары белән тыгыз элемтәдә торуы турында әйтте.

Әмирхан Еники архивының бер өлеше Горький музеенда, икенче өлеше Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында саклана.

Күренекле язучы Әмирхан Еникиның 110 еллыгына багышланган чараларны Казан дәүләт университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты тырышлыгы белән үткәрелә.

Әмирхан Еникиның 110 еллыгына багышланган әдәби кичәне Камал театры әзерли. Ул 12 февральгә планлаштырылган. Башлана 19.00 сәгатьтә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100