news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әмирхан Еники истәлегенә Казанда мемориаль такта куелачак

Истәлек тактасын татар язучысы яшәгән йорт фасадына урнаштырачаклар.

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан башкаласында, Чехов урамындагы бер йорт фасадында, Әмирхан Еники истәлегенә мемориаль такта барлыкка киләчәк. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин кул куйган карар хокукый мәгълүмат рәсми порталында басылып чыкты.

«ТАССРның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге ТАССР Дәүләт премиясе лауреаты Әмирхан Нигъмәтҗан улы Еникеев исемен мәңгеләштерү максатында Татарстан Министрлар Кабинеты Татарстан Мәдәният министрлыгының Казан шәһәрендә Чехов урамындагы язучы яшәгән 53 йорт фасадына мемориаль такта кую турындагы тәкъдимен кабул итәргә карар бирә», — диелә документта

2 мартта (иске стиль буенча – 17 февраль) татар әдәбияты классигының тууына 110 ел, 16 февральдә үлеменә 19 ел тулды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100