Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әмирхан Еники хикәяләре буенча фильм төшереләчәк
Фильм Тинчурин театры артисты Ирек Хафизовның дебют эше булачак.
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әмирхан Еникинең өч хикәясен үз эченә алган нәфис фильм төшереләчәк.
«Әлеге фильм Тинчурин театры артисты һәм татар фильмнарының кастинг директоры Ирек Хафизовның дебют эше булачак», — диде «Татаркино» оешмасының генераль директоры Миләүшә Айтуганова кинематография өлкәсендә ел йомгакларына багышланган матбугат конференциясендә.
«Миләүшә Айтуганова бу тәкъдим белән чыккач башта югалып калдым. Әмма үземне режиссерлыкка сынап карау хыялым бар иде — тәвәккәлләргә булдым», — диде Ирек Хафизов.
Фильм Әмирхан Еникинең «Матурлык», «Кем җырлады» һәм «Бер генә сәгатькә» хикәяләре буенча төшерелә. Фильм өчен киносценарий язарга киносценарист Валерия Байкиевага заказ бирелгән.
Фильмны төшерү эшләре җәйгә башланыр дип көтелә.
Фильм «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында төшерелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз