news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург драма театры ачылганга утыз ел тулды

1991 елда театрга танылган татар драматургы Мирхәйдәр Фәйзи исеме бирелгән.

(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). 2020 елның 27 июнендә Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театры үзенең утыз еллык юбилеен билгеләп үтә. Бу хакта Оренбург өлкәсе Хакимияте сайтында хәбәр ителә

1990 елда бу көнне Оренбург өлкәсенең халык депутатлары Советының башкарма комитеты «Оренбургта дәүләт татар драма театрын ачу турында» карар кабул итә. Үз бинасы булмау сәбәпле 1987 елда эшчәнлеген туктаткан театр, Оренбургның татар халкы һәм «Туган тел» милли татар үзәге үтенече ярдәмендә, үзенең иҗади юлын кабат дәвам итә.

1991 елда театрга Оренбург өлкә филармониясе бинасы тапшырыла һәм якташыбыз, танылган татар драматургы Мирхәйдәр Фәйзи исеме бирелгән.

Оренбург шәһәрендә татар театр труппасын булдыруның беренче омтылыш 1905 елда Ильясбәк Кудашев-Ашхазар тарафыннан була. Аның инициативасы буенча «Сәйяр» исемен алган мөселман драма артистларының күчмә труппасы оештырыла. Ул Самара, Түбән Новгород, Сембер, Казандагы гастрольләр вакытында туган телдә театр тамашаларын тыңларга килгән тамашачылар арасында уңыш казана.

Оренбургта «Сәйяр» театры белән беррәттән XX гасырның 20нче елларында «Ширкәт» һәм «Шәрыкъ» татар театр труппалары да эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot