Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миргазиз Укмасыйның 140 еллыгына туган ягы Саба районына экскурсия оештырылган
Быел шагыйрь, дин әһеле Миргазиз Укмасыйның тууына 140 ел. 14 июньдә шагыйрьнең туган көнендә, туган ягы Татарстанның Балык Бистәсе районының үзәк китапханәсендә фәнни-гамәли конференция узган иде. Әлеге чараның дәвамы булып, «Миргазиз Укмасый юлы» проекты нигезендә Саба районына экскурсион тур оештырылды.
«Миргазиз Укмасый Саба районының Сатыш авылы мәдрәсәсендә белем алган була. Тарихта үз урынын алган Сатыш мәдрәсәсендә заманында күренекле татарлар гыйлем алган. Олуг язучы Мөхәммәт Мәһдиевның әтисе, мәгърифәтче Сөнгатулла Мәһдиев, СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеровның әтисе Хәсән ага Биктимеров һ.б. Һәрберсе турында мәгълүмат белән бергә фотосурәтләре дә урнаштырылган», - диде «Татар-информ»га Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина.
Аның әйтүенчә, Сатыш мәдрәсәсендә Миргазиз Укмасыйның китап тышлыкларын да күрергә була. «Болар хакында мәдрәсә музее мөдире Рания Шәрифуллина тәфсилләп сөйләде. Сабалылар мәдрәсә бинасын саклап кала алган. Бүгенге көндә ул реконструкцияләнгән. Түрдә мәдрәсәнең макеты куелган, заманча технологияләр кулланылган. Авыл халкының милли хәзинәләре дә тупланган. Мәдрәсә территориясендә Сатыш авылына 1170 елда нигез салынган дигән язулы таш урнаштырылган», - диде ул.
Экскурсия турын Татарстанда хәләл турлар оештыручы Фирдисә Бакирова оештырган. Саба районында Тамчыгөл Вәлиева кунакларны каршы алып озатып йөргән. Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина мәдрәсә җитәкчесенә Евразия рәссамнәр берлеге әгъзасы Гөлсем Хаҗиева тарафыннан ясалган шагыйрьнең портретын, шулай ук Миргазиз Укмасыйның фотосы белән эшләнгән блокнот, «Безнең кавем» китабын бүләк иткән.
«Делегация составында Балык Бистәсе районының туризм буенча белгеч Эльмира Сибгатова, гомумән, төрле һөнәр ияләре, хезмәт ветераннары, чыгышы белән Әлки районыннан, шагыйрә Әлфирә Гайнуллина, Татарстан велосипедчылар берлеге директоры, «Шагыйрь юлы» велофестиваль проекты җитәкчесе Дамир Сафин да бар иде. Чыгышы белән Балык Бистәсе районының Кече Укмас авылыннан Рузилә Вафина заманында Миргазиз Укмасыйның кызы Ләйлә ханымның авылга кайткан истәлекләре белән уртаклашты», - диде Флюра Абдуллина.
Делегация Нургали ага Миңнеханов исемендәге мәчеткә кереп Миргазиз Укмасый, гомумән, ата-бабалар рухына дога кылган. «Татарстанның Саба районы Урман хуҗалыгы бистәсендә урнашкан Дендрология бакчасында да булдык. Татарстанда шундый җирлек барлыгына хәйран калып йөрдек. Бакча җитәкчесе Ранил Рамил улы экскурсия ясады. Биредәге күргәннәрне сөйләп бетерерлек түгел, үз күзләрең белән күрү яхшырак», - диде татар үзәге җитәкчесе.
«Урман хуҗалыгы музеенда танылган урманчыларның фотосурәтләре, урманнар турында тулы мәгълүмат бирелгән. Озак еллар урман хуҗалыгын җитәкләгән Нургали ага Миңнехановның шәхси әйберләрен, тәүфыйклы, тырыш, дәрәҗәләргә ирешкән өч ул тәрбияләп үстергән Бөек Ана Вәсига ханым белән Нургали ага Миңнехановларның портретларын күрергә мөмкин. Экскурсион турыбыз шуның белән тәмамланды. Биредәгеләргә рәхмәтләр әйтеп, хозурланып, кайтыр юлга чыктык», - дип сөйләде Флюра Абдуллина
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз