news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миргазиян Юнысның “Кыпчак кызы” китабы басылып чыкты

Язылып бетмәгән романны Равил Рахмани белән Галимҗан Гыйльманов, тәмамлап, басмаган әзерләгән.

(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ", Энҗе Габдуллина). "Кыпчак кызы" китабында авторның соңгы елларда язылып, әлегә дөнья күрмәгән ике романы һәм заманында төрле матбугат битләрендә басылып чыккан публицистик мәкаләләре урын алды, дип хәбәр итә “Татарстан китап нәшрияты”.

Китапта татар әдәбиятының күренекле язучысы һәм публицисты, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты М. Юнысның берничә чәчмә әсәре тупланып бирелә. Үзәк урынны “Кыпчак кызы” роман-эпопеясы алып тора, ди китапның мөхәррире Галимҗан Гыйльманов.

“Соңгы 10-15 елда Миргазиян Юныс шушы әсәрне иҗат итү белән шөгыльләнде. Ул - аның язмыш әсәре. Чип-чиста мәхәббәт тарихы белән беррәттән ил язмышы проблемалары да күтәрелә. Әсәрдә кеше язмышы, аның сагышы урын алган”, - ди Галимҗан Гыйльманов. “Кыпчак кызы” романы тәмамланмый калган була. Равил Рахмани белән Галимҗан Гыйльманов, әсәрне тәмамлап, аны бастырып чыгаруга ирешәләр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100