news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Миргазиян» мәчетендә узган ифтарда Казан ханы Олугъ Мөхәммәд рухына дога кылдылар

«Миргазиян» мәчетендә узган ифтарда Казан ханы Олугъ Мөхәммәд рухына дога кылдылар

Казанның «Миргазиян» мәчетендә узган ифтарда мәчетнең имам-хатыйбы, Казанның Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибенең фән һәм мәгариф буенча урынбасары, сәед Кол Шәриф исемендәге Ислам мәдәниятен, фәне һәм мәгарифен үстерү хәйрия вакыфы җитәкчесе Габдерәүф хәзрәт Зәбиров Колшәриф Казанның беренче ханы Олугъ Мөхәммәд рухына дога кылды.

«Олугъ Мөхәммәд хан пәйгамбәребез байрагын ничек дулкынландырса, без дә шул ук юнәлешне дәвам итәбез. Без бөек шәхесләребезне истә тотарга тиеш. Ул бу җирдә дәүләт булдырган. Казан үзәгендә Колшәриф истәлегенә мәчет бар. Казан ханлыгы яшәеше шушы ике шәхес арасында узган. Олугъ Мөхәммәд хан истәлегенә дә мәчет кирәк, яңа Җәмигъ мәчетен Олугъ Мөхәммәд ханы хөрмәтенә атауны сорап хат та яздык», - диде Габдерәүф хәзрәт Зәбиров.

«Изге Рамазан ае исламда зур урын алып тора. Бу айда Аллаһның соңгы китабы – изге Коръән иңдерелде. Пәйгамәберебез Мөхәммәд рәсүләллаһка пәйгамбәрлек вазифасы бирелде. Өммәтебез Рамазанда ураза гыйбадәтен үти. Һәм бу айда мең айдан хәерлерәк бер кичә бар – ул Кадер кичәсе», – диде имам-хатыйб.

Ифтарда Марий Эл республикасының Красногорский бистәсеннән килгән имам-мөхтәсиб Фәрит хәзрәт Шаһиев ифтарда Олугъ Мөхәммәд исемен телгә алуны хуплавын әйтте. «Безнең татарларга тарихны белергә кирәк. Без бит бик көчле дәүләт булганбыз. Бу җирлектә мөселман дәүләте булган. Хәзер күп әйберне югалтып барабыз, телне югалтабыз.Шуңа да Олугъ Мөхәммәдне телгә алу бик күркәм күренеш».

Ифтарда 200 тирәсе мөселман катнашты. Мәчет имам-хатыйбы Габдерәүф хәзрәт Зәбиров әйтүенчә, алар халыкны социаль челтәрләрдә дә, тавыш көчәйткечләр белән дә чакыралар. 10 апрельдә узган ифтарның иганәчесе эшмәкәр Гаяз һәм аның хатыны Индира иде.

«Ишекләребез ачык, кем килә - бөтенесен ашатабыз. Бер кешегә җиткән ризык ике кешегә җитә, ике кешегә җиткән - дүрт кешегә җитә, диде пәйгамбәребез. Бездә ВИП-ифтарлар юк. Кем ураза тоткан кешегә ифтар кылдыра, шул кешегә ураза тоткан кешенеке кадәр савап килә», дигән хәдис китерде имам-хатыйб.

Ифтарга килүчеләр арасында Казан энергетика университетында укыган студентлар да бар иде. Кот-д`Ивуардан килгән студент Муса Сану бирегә даими килүен, ифтарны әзерләшүдә һәм кешеләр киткәннән соң табыннарны җыештыруда катнашуын да әйтте.

«Ифтар - Мөхәммәд пәйгамбәрдән калган мәҗлес. Без аны дәвам итәбез. Әмма ифтарны карнавалга әйләндермик. Монда мода күрсәтү дә юк. Безнең мәчеттә бөтен кеше дә бер табында утыра.

Габдерәүф хәзрәт, сорауларга җавап биреп, чакырган ифтарга бару хәерле булуын, байлыгы булган кешегә ифтар уздыру кирәклеген әйтте.

«Пәйгамбәребез әйтте: «Миңа иман китермәгән», - дип өч тапкыр кабатлады. Сәхәбәләр: «Кем ул?» дип сорагач, «Күршесенең ач булуын белә торып та кем йокыга китте», - дип җавап бирде. Җәннәт ул юмарт кешеләрнең йортлары диелә. Алар байлыкны бу җәмгыятьтә тупладылар, аларның бу җәмгыять алдында бурычлары өсләрендә бар. Ифтар гына түгел, зәкят бирсен, җәмгыятькә хезмәт итсен», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100