news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Миргазиян» мәчете имам-хатыйбы Госманлы дәүләте турында тарихи китап язган

Китапта Госманлы дәүләте солтаннары, күренекле шәхесләре, мәдәнияте турында мәгълүмат тупланган.

«Миргазиян» мәчете имам-хатыйбы Госманлы дәүләте турында тарихи китап язган
Солтан Исхаков

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Казанның «Миргазиян» мәчете имам-хатыйбы Габдрәүф Зәбиров «Госманлы дәүләте: тарихы, институтлары һәм күренекле шәхесләре» дигән китап язган.

Автор үзенең иҗат җимешен бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә җәмәгатьчелеккә тәкъдим итте. Габдрәүф Зәбировның моңарчы да китап язу тәҗрибәсе булган. Госманлы дәүләте тарихына багышланган басма — аның җитәкчелегендә иҗат ителгән сигезенче китап.

«2005 елны без Төркиянең төрле шәһәрләренә сәфәр кылып, күп тарихи урыннарда булдык, аларны өйрәндек. Госманлы дәүләте турында туплаган мәгълүматны милләттәшләремә дә җиткерәсем килде. 1299 елда нигез салынган Госманлы империясе мөселман дәүләтләре арасында иң озын гомерлесе булып исәпләнә. Ул 623 ел яши. Шуның белән дә аның язмышы гыйбрәтле. Тарихны белү безне киләчәктә зур хаталардан саклый», — диде Габдрәүф Зәбиров.

Китапта Госманлы дәүләте солтаннары, күренекле шәхесләре, мәдәнияте турында мәгълүмат тупланган.

Матбугат конференциясендә катнашкан галим, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков яңа китапның Ислам дине күзлегеннән язылган булуын, Ислам мәдәниятенә зур урын бирелүен әйтте. Галим фикеренчә, басма русча укый белгән һәм тарих белән кызыксынган бөтен кешегә файдалы булачак.

«Безнең бабайлар өчен Госманлы дәүләте йөзләрчә ел буе хәлифәт үзәге булып торды. Дәүләтнең көчәйгән вакытында элеккеге Багдад хәлифләренең җирләре шунда керде һәм төрек солтаны хәлиф булды. Элек татар авылларында экспедиция белән йөргәндә кайбер өйләрдә Истанбул күренешләре ясалган шәмаилләр күргән булды. Димәк, бабайларыбызның Төркия белән элемтәсе озак еллар сакланган», — диде Дамир Исхаков.

Дамир Исхаков тарихи чыганакларда госманлылар династиясенә нигез салучылар Кай кабиләсеннән булырга мөмкин дигән фараз барлыгын әйтте. Кай кабиләсе кыпчакларга, ягъни татарларның борынгы бабаларына килеп тоташа. Чыңгыз ханның да, госманлыларның да символлары шоңкар кошы булуы ике династия арасындагы бәйләнешкә ышаныч уята. Дамир Исхаковның госманлылар белән татарларның бәйләнешенә карата фикерләре китапның кушымта өлешенә кертелгән.

Төркиянең Мәрмәрә университеты профессоры, тарих фәннәре докторы Ильяс Кемалоглу «Госманлы дәүләте: тарихы, институтлары һәм күренекле шәхесләре» китабын югары бәяләде. Ул аның Төркиядә яшәгән рус телле кешеләргә Төркия тарихын күзаллау өчен файдалы булачагын әйтте.

«Госманлы империясе белән Алтын Урда дәүләте арасында ныклы элемтә булган. Төркиядә Россия тарихы, Идел-Урал җирлеге тарихы турында күп кенә фәнни хезмәтләр чыгып килә, ә Казанда Төркия тарихы белән кызыксынучылар юк. Бу безнең галимнәрне борчый. Хәзер мин бу китап белән хезмәттәшләремне сөендерә алам», — диде Ильяс Кемалоглу.

Тарих институтының Миркасыйм Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев Алтын Урда белән Госманлы дәүләтенең бәйләнеше турында сөйләде.

«Алтын Урданың чәчәк аткан чагы Госманлы дәүләтенең күтәрелеш вакытына туры килә. XIV гасырда элемтәләр чыннан да нык булган. Алтын Урдада чуалышлар башлангач, бер төркем гаскәр Госманлыларга кушыла да, зур булмаган дәүләт көчәеп китә. Шулай итеп, дәүләтнең куәтләнүендә татар факторы да күзәтелә. Алтын Урда җимерелгәч тә Госманлы дәүләте татар ханлыклары белән тыгыз элемтәдә булган», — диде Илнур Миргалиев. 



Галерея: «Госманлы дәүләте: тарихы, институтлары һәм күренекле шәхесләре» китабын тәкъдим итү
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100