news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мирфатыйх Зәкиев: утыз-кырык томлык хезмәтләрем бар

Татар академигы үзенең 90 яшьлегенә сайланма хезмәтләреннән торган томлыклар әзерли.

(Казан, 22 ноябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 2018 елда филология фәннәре докторы, профессор, академик Мирфатыйх Зәкиевкә 90 яшь тула. Әлеге уңайдан татар галиме 8 томлык сайланма хезмәтләрен дөньяга чыгарачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә академик Мирфатыйх Зәкиев үзе хәбәр итте.

“Мин тел, әдәбият һәм тарих институтында эшләвемне дәвам итәм, - ди Мирфатыйх Зәкиев. - Чирек ставкада торам. Елына 4-5 халыкара конференциядә катнашам, 10-15ләп мәкалә чыгарам. Хәзер төп бурычым - үземнең 90 яшемә 8 томлык сайланма хезмәтләремне әзерләү. Хәзер инде аларны җыеп тупладым. Монда әле дәреслек, монографияләрне, кулланмаларны кертмәдем, мәкаләләрне генә алдым. Минем бастырылган мәкаләләрем дә меңнән артык булып чыкты. Барысын да җыеп бетереп булмый. Хәзерге вакытта томлыкларымны эшкәртәм, сканердан чыгарып, электрон вариантын эшлим, тәртипкә китерәм. Томлыкларымны чыгарырга хөкүмәт акча бирде. VIII томнан башка минем, 30-40 зур монографиям, зур дәреслекләрем һәм кулланмаларым бар. Аларны да өстәсәм, утыз-кырык том итеп күрсәтерлек саллы хезмәтләрем барланачак”.

Мирфатыйх Зәкиев белән эксклюзив әңгәмәне intertat.tatar республика электрон газетасыннан укырга мөмкин булачак.

Белешмә: Мирфатыйх Зәкиев Татарстанның Ютазы районында 1928 елда туган. Филология фәннәре докторы, профессор, Россия лингвистик фәннәр академиясе академигы, Төрек лингвистик җәмгыятенең шәрәфле академигы, Бөтендөнья Тюркологлар ассоциациясенең президиум әгьзасы, Казахстандагы Л.Н.Гумилев исемендәге Евразия милли университеты каршында Халыкара тюркология үзәге президиумының шәрәфле әгьзасы. Россиянең hәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе. Татарстан Республикасының фән hәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Мөхтәрәм яшьтә булуына да карамастан, Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият hәм сәнгать институтында эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100