news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мирасханә татар мәдәниятен чагылдырган тарихи фотографияләрне интернетка чыгарырга җыена

Яңа чыганак «Россия тарихы фотографияләрдә» дигән сайт аналогиясендә эшләнә.

Мирасханә татар мәдәниятен чагылдырган тарихи фотографияләрне интернетка чыгарырга җыена
Илһам Гомәров
Солтан Исхаков

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге (Мирасханә) татар мәдәниятен чагылдырган тарихи фотографияләрне интернетка чыгарырга җыена.

Фото: © Солтан Исхаков

«Интернетта аерым сайт әзерлибез. Татар мәдәниятенең эчтәлеген, байлыгын күрсәтә торган һәм тарихи яктан әһәмиятле саналган фотографияләрне туплап, аңлатмалар белән тулыландырып, кулланучыларга тапшырырга җыенабыз. Яңа чыганак «Россия тарихы фотографияләрдә» дигән сайт аналогиясендә эшләнә. Фотографияләр ярдәмендә татар тарихын күзалларга мөмкин булачак», - диде Мирасханә җитәкчесе Илһам Гомәров «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Илһам Гомәров сүзләренчә, фотографияләрне аерым шәхесләр буенча да, унъеллыклар буенча тупланган хронологик тәртиптә дә карарга мөмкин булачак.

Фоторепортаж: Солтан Исхаков
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100