Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мирасханә материалларын Интернетка кую өлкәсендә дә эшләр алып барабыз – Илһам Гомәров
Бу – кулъязма мирасны фәнни әйләнешкә кертүдә зур адым булачак, дип уйлый галим.
(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге – Мирасханә материалларын Интернеттан да табып булачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә үзәкнең мөдире, филология фәннәре кандидаты Илһам Гомәров “Татар кулъязма мирасы: өйрәнү һәм саклау мәсьәләләре” дип аталган конференция вакытында әйтте.
“Бүген планлы рәвештә, сканерланган материалларның бер өлешен аерым бер электрон ресурс, безнең очракта сайт аша, Интернет челтәренә ачык кулланылышка кую эше бара. Әлеге адым галимнәргә һәм мирас белән кызыксынучыларга чыганаклар белән дистанцион рәвештә эшләү өчен зур мөмкинлекләр тудырачак”, – диде ул.
Аның сүзләренчә, бу эш шулай ук кулъязма мирасны фәнни әйләнешкә кертүдә дә зур адым булачак.
Исегезгә төшерәбез: бүген Казан Кремле дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының “Манеж” күргәзмәләр залында күренекле татар галиме, тарихчы, археолог Сәет Вахидинең тууына 130 ел тулуга багышланган “Татар кулъязма мирасы: өйрәнү һәм саклау мәсьәләләре” дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз