news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мирасханә фондында 50 меңнән артык хәзинә бар – Илһам Гомәров

Бүген Мирасханә – Татарстан Республикасы кулъязма мирас туплана һәм консервацияләнә торган үзәкләрнең берсе.

(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстан фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге Татарстанда мирас туплаган иң эре үзәк булып тора. Аның эшчәнлеге белән бүген Сәет Вахидигә багышланган конференциядә үзәкнең мөдире Илһам Гомәров таныштырды.

“Бүген Мирасханәнең архив фондларында 20 меңнән артык саклану берәмлеге исәпләнә. Алар – узган гасырның утызынчы еллары азагыннан алып бүгенге көнгә кадәр тупланып килгән документлар. Бу материаллар гарәп, фарсы, иске госман телләре, төрек, татар һәм башка төрки телләрдәге кулъязмалар, тарихи документлар, шәҗәрәләр, сирәк очрый торган китаплар, төрки-татар вакытлы матбугаты, аудио-видео язмалар, татар фольклоры үрнәкләре”, – диде Илһам Гомәров.

Аның сүзләренчә, институт оештырган күпсанлы экспедицияләр барышында Россиянең татарлар яшәгән 30дан артык төбәкләреннән күпсанлы аудио-видео язмалар, меңләгән мөнәҗәт, халык җырлары текстлары, кыска җырлар, сюжетлы һәм йола җырлары, хикәят, риваять, әкиятләр җыйналган. Алар Мирасханәнең саклау залларындагы 212 фонд һәм коллекциягә бүлеп урнаштырылган.

“Бүген Мирасханәнең генә түгел, республикабыз өчен уникаль документлар саналырдай материаллар һәм коллекцияләр турында аерым тукталып үтү урынлы булыр дип уйлыйм. Шундыйларның берсе – 39нчы фонд - кулъязмалар фонды. Монда 8 меңнән артык кулъязма тупланган. Аларның 5 меңнән артыгы чыганак булып хезмәт итәргә, файдаланырга әзер”, – дип билгеләп үтте филология фәннәре кандидаты Илһам Гомәров.

Моннан тыш, Мирасханәнең зур өлешен шәҗәрәләр турындагы бүлек алып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100