news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Мирас” вокал төркеме халыкара фестивальдә җиңү яулап кайтты

“Дуслык күпере “Җәй -2015” халыкара фестиваленә чакыру да алды

 (Казан, 17 сентябрь, “Татар-информ”). 4-12 сентябрьдә “Алтын Мәйдан Крым-2014” Халыкара фестивалендә катнашып, Зәй гимназиясенең “Мирас” вокал төркеме (җитәкчесе - Ә.Х.Вәлиуллина ) I һәм II дәрәҗә дипломнар, Әлфия Вәлиуллина Крым Республикасы Евпатория шәһәре һәм Чувашия Республикасы мөселманнары рәисе Ф. А. Гыйбатдинов исеменнән Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Шулай ук якташ иҗатчылар 2015 елда Якутиядә узачак “Дуслык күпере “Җәй -2015 халыкара фестивалендә катнашу өчен чакыру алды. Фестивальдән тыш, алар татар моңы белән кырым татарлары Сабан туенда да катнашты, дип белдерә районның “Зәй офыклары” газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100