news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Мирас” татар музыкасы фестиваленең беренче концерты Фуат Мансуров истәлегенә багышланды

Концерт кичә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында аншлаг белән узды.

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Нәҗип Җиһанов исемендәге “Мирас” III татар музыкасы фестиваленең беренче концерты тамашачылары 50-60 ел дәвамында яңгырамаган милли музыка әсәрләрен тыңлый алды. Фестивальнең беренче концерты кичә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында аншлаг белән узды. Ул күренекле дирижер Фуат Мансуровның якты истәлегенә багышланган иде.

“Без бөек маэстро истәлеген хөрмәтлибез. Бу - изге эш. Фуат Мансуров чирек гасыр шушы оркестр белән җитәкчелек иткән. Без аны бик аз искә алабыз, ул ешрак искә алынуга лаеклы, - диде Александр Сладковский концерт алдыннан журналистларга. – “Мирас” - ул композиторлар гына түгел, аларны яңгыраткан шәхесләр дә. Фуат Мансуров - шундыйлардан. Аның тырышлыгы белән шул чордагы бөтен татар музыкасы сәхнәгә күтәрелә алды”.

Искәртеп үтәбез, Нәҗип Җиһанов исемендәге “Мирас” III татар музыкасы фестиваленең концертлары Казанда 17, 21 һәм 24 февраль көннәрендә булачак. Концертларны Татарстан Республикасы дәүләт симфоник оркестры тәкъдим итә. Арт-директоры – музыка белгече, сәнгать фәннәре докторы, профессор Вадим Дулат-Алеев. Концертларның беренчесендә Татарстан Республикасы дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе Александр Сладковский дирижерлык итсә, икенчесенең дирижеры Рөстәм Абязов булачак, өченчесенә Мәскәүдән Василий Валитов чакырулы.

“Милли академик музыка сәнгате өлкәсендә мирасыбызны һәм татар композиторлык мәктәбен саклау идеясе үз дигәненә ирешә. Мине һәрвакыт нәтиҗә кызыксындыра һәм мин тулы заллар күрәм. Бу - безнең дөрес юлда булуыбызның күрсәткече”, - дип дәвам итте Александр Сладковский. Ул фестивальнең теоретик нигезе ныклы булуга басым ясады һәм фестивальнең арт-директоры Вадим Дулат-Алеевка рәхмәтләрен җиткерде: “Без нәрсәгә тотынсак та, төпле итеп эшләргә яратабыз. Вадим Робертовичның теоретик ярдәменнән башка башкарып чыга алмас идек”, - диде ул.

Вадим Дулат-Алеев билгеләп үткәнчә, фестиваль ул - композиторлар исемен генә түгел, ә аларның музыкасын яңгыратучыларның исемен кадерләп саклау да. “Аның тырышлыгы белән үз заманында бөтен татар музыкасы үз тыңлаучысына барып җитә алды”, - диде ул. Музыка белгече фестивальнең кысаларын киңәйтүләрен – программада композиторлар санының арттырылуын әйтте.

Алып баручылар фестивальнең беренче концертын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзләреннән башлап җибәрделәр. “Фестиваль республиканың мәдәни тормышында якты төсләр өсти, татар музыкаль мирасын дөньяга танытырга уникаль мөмкинлек бирә”, - диелгән иде сәламләүдә.

Оештыручылар, Фуат Мансуровның озак еллар төрле опера һәм балет театрларында эшләвен искә алып, программага нигездә балет музыкасын сайланганнар. Тамашачы  Рәшид Гобәйдуллинның - “Кисекбаш”, Әнвәр Бакировның - “Су анасы”, Заһид Хәбибуллинның - “Сихерләнгән малай”, Резеда Әхиярованың - “Алтын Урда”, Шамил Шәрифуллинның “Йосыф-Зөләйха” әсәрләреннән музыка тыңлады. Программаның икенче бүлегендә Нәҗип Җиһанов әсәрләре кертелгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100