Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Мирас» татар музыкасы фестивалендә яшь татар җырчылары катнашачак
Февраль аенда фестивальнең өч концерты үтәчәк.
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). VI «Мирас» татар музыкасы фестивале турында беренче мәгълүматлар пәйда булды. Оештыручылар фестиваль концертларының 13, 17, 20 февраль көннәрендә үтәчәген хәбәр итә.
«Фестивальнең быелгы солистлары барысы да яшьләр, барысы да заманча татар музыкасы горурлыгы», — ди «Мирас» татар музыкасы фестиваленең арт-директоры Вадим Дулат-Алеев.
Солистлар — Илүсә Хуҗина, Филүс Каһиров, Илнар Миранов, Илгиз Мөхетдинов, Миләүшә Хәйруллина (фортепиано), Гөлнара Ярмиева (курай), Айнур Бегутов (гитара), Рөстәм Рәхмәтуллин (гармоника).
Дирижерлар — ТР Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе Александр Сладковский, Айрат Кашаев, Ринат Халитов.
Нәҗип Җиһанов исемендәге VI «Мирас» татар музыкасы фестивален оештыручылар — ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Дәүләт симфоник оркестры һәм Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залы.
Программа алдагы көннәрдә игълан ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз