Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Мирас» татар музыкасы фестивале программасы билгеле
Быел Нәҗип Җиһанов исемендәге Х «Мирас» татар музыкасы фестиваленең беренче концерты күренекле татар композиторлары Фасил Әхмәтовның – 90, Алмаз Монасыйповның 100 еллыгына багышлана. Татарстан Республикасы Дәүләт академия симфоник оркестры сайтында фестиваль программасы тәкъдим ителгән.
5 февральдә булачак беренче концерт программасы Фасил Әхмәтовның «Казан» симфониясе белән башлана. Икенче бүлектә Алмаз Монасыйповның «Муса Җәлил» симфония-поэмасы, «Салих Сәйдәшевкә музыкаль багышлама» оркестр өчен пьеса, шулай ук, «А любовь-то лебедем», «Кояшларың белән кил син миңа», «Казаным, Казаным» җырлары яңгыраячак. Концертның дирижеры - Тао Линь. Солистка – Алинә Шәрипҗанова. Башлана – 18.30 сәгатьтә.
Икенче концерт 8 февральдә була. Программада - Рәшид Кәлимуллинның «БРИКС-2024» симфония-поэмасы, Резеда Әхиярованың «Иакинф» балетыннан сюита № 2, Ильяс Камалның Төрки симфониясе һәм Нәҗип Җиһановның Татар темасына сюитасы. Концертта Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте хоры катнаша. Дирижер – Рөстәм Абязов. Башлана – 17.00 сәгатьтә.
12 февральдәге өченче концертта Илһам Байтирәк «Сугыш һәм тынычлык» симфоник диптихы, Миләүшә Хәйруллинаның «Анам кыры» спектакленә музыкага сюитасы, Радик Сәлимовның татар атларына багышланган «Чапкын» увертюрасы, Эльмира Галимованың «Идел-Йорт» концертиносы, Эльмир Низамовның виолончель белән оркестр өчен сүзсез җыры, Ренат Еникеевның «Ариетта»сы, Алмаз Монасыйповның «Тукай ритмнарында» вокаль-симфоник поэмасы.
Концертта Казан консерваториясенең Концерт камера оркестры катнаша. Солистлар - Александр Дульнев (виолончель), Айдар Сәлахов (баян), Ильяс Камал (кыл-кубыз), Ильяс Фәрхуллин (курай), Айдар Абдрахимов (думбыра), Динар Шәрәфетдинов, Айгиз Хәйдәршин (вокал). Дирижерлар - Ринат Халитов, Вадим Дулат-Алеев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз