Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Мирас» татар музыкасы фестивале концертлары программасы билгеле
Быел «Мирас» татар музыкасы фестивале концертларының беренчесе Нәҗип Җиһановның тууына 115 ел тулуга, икенчесе Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышлана. Өченче концертта фестиваль премьералары тәкъдим ителәчәк. Фестиваль программасы Татарстан Республикасы дәүләт академия симфоник оркестры рәсми сайтында урнаштырылган.
4 февральдә булачак концертта Казан консерваториясе хоры, Казан консерваториясе каршындагы Махсус музыка мәктәбе хоры, Казан музыка көллияте хоры катнашачак. Татарстан Республикасы дәүләт симфоник оркестрына Ринат Халитов дирижерлык итәчәк. Солистлар – Сөмбел Кыямова һәм Динар Шәрәфетдинов.
Программада Нәҗип Җиһанов әсәрләреннән татар темасына сюита, «Минем республикам» кантатасы, «Алтынчәч» операсыннан Алтынчәч ариясе, «Җәлил» операсыннан Җәлил ариясе һәм романслар тәкъдим ителәчәк.
7 февральдә булачак концертта Татарстан Республикасы дәүләт симфоник оркестрына Ильяс Камал дирижерлык итәчәк. Солистлар – Сөмбел Кыямова, Илгиз Мөхетдинов.
Программада Нәҗип Җиһановның «Кырлай» симфоник картиналары, Әнвәр Бакировның «Су анасы» балетыннан фрагментлар, Заһид Хәбибуллинның «Сихерләнгән малай» балетыннан бию, Рәшит Гобәйдуллинның «Кисекбаш» балетыннан увертюра, Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балетыннан сюита, Резеда Әхиярованың «Шагыйрь мәхәббәте» операсыннан ария яңгыраячак.
11 февральдә булачак концертта Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Дәүләт камера хоры катнаша. Дирижер – Тао Линь. Солист – Алина Яконина.
Программада Миләүшә Хәйруллинаның татар шагыйрьләре шигырьләренә хор һәм оркестр өчен поэмасының «Дәрдмәнд», «Тукай» кисәкләре, Ильяс Камалның «Урал бөркетләре» операсыннан сюита, Рәшит Кәлимуллинның «Алтай пейзажлары»ннан симфония, Эльмира Галимованың «Яңа ел рапсодиясе», Радик Сәлимовның «Казан андантесы», Эльмир Низамовның «Тынычлык гимны», Байтирәкнең «Җиңү» көйләре тәкъдим ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз