news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Мирас» татар музыкасы фестивале концертларга чакыра

«Мирас» татар музыкасы фестивале концертларга чакыра
Татарстан симфоник оркестрының матбугат хезмәте/архив

Нәҗип Җиһанов исемендәге «Мирас» татар музыкасы фестивале программасын игълан итте. Аның концертлары 8, 11 һәм 15 февраль көннәрендә Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында узачак.

Фестивальнең беренче концерты «Безнең Татарстан» дип атала. Сәхнәдән Татарстан Республикасының Дәүләт академик дәүләт симфоник оркестры башкаруында Александр Ключарёв, Анатолий Луппов, Эльмира Галимова, Эльмир Низамов, Ренат Хәкимов, Борис Трубин, Рөстәм Зарипов музыкасы яңгыраячак. Композитор Алсу Сунгатуллинаның музыкаль әсәре дөнья премьерасы буларак тәкъдим ителә.

Оркестрга кушылып Алинә Шәрипҗанова, Әмир Әхмәдишин, Алмаз Хөсәенов, Динә Закирова, Гөлнар Ярмиева чыгыш ясаячак. Концертта Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Дәүләт камера хоры да катнаша. Дирижер – Рөстәм Абязов.

11 февральгә билгеләнгән икенче концертта Миләүшә Хәйруллинаның «Кави-Сәрвәр» операсы яңгыраячак. Операның нигезенә татар язучысы Кави Нәҗми белән аның хатыны, тәрҗемәче Сәрвәр Әдһәмова язмышы салынган. Либретто авторы - Айдар Әхмәдиев. Куючы дирижер – Айрат Кашаев.

Өченче концерт «Авазлардан картиналар» дип атала. Ул 15 февральгә билгеләнгән. Программада – Нәҗип Җиһанов, Мәсгут Латыйпов, Фәрит Шәрифуллин, Илһам Байтирәк, Резеда Әхиярова һәм Рәшид Кәлимуллин әсәрләре. Солистка - Дина Хисанбеева. Дирижер – Ринат Халитов.

Фестивальнең сәнгать җитәкчесе – оркестрның баш дирижеры, профессор Александр Сладковский. Фестивальнең фәнни-иҗади җитәкчесе – Казан дәүләт консерваториясе ректоры Вадим Дулат-Алеев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100