Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Мирас коды»: «KazanForum»да медиа өлкәсендәге яңа технологияләр турында фикер алыштылар
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVII Халыкара икътисади форумы кысаларында «Мирас коды: Мәгънәләрнең цифрлы эволюциясе» медиафорумы узды. Әлеге чара журналистикада һәм медиада яңа технологияләрне куллануга, шулай ук алар ачкан яңа мөмкинлекләргә һәм төрле куркынычлардан саклану чараларына багышланган иде.
«Бүгенге көндә заманча казанышларны мәдәни һәм рухи мирасыбызны саклау өчен ничек кулланырга дигән сорау туа. Бүген бу очрашу әлеге мәсьәләне хәл итүгә саллы өлеш кертер дип өметләнәбез», – дип сүз башлады ТР Раисы ярдәмчесе, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе урынбасары Марат Гатин.
Марат Гатин сүзләренчә, Россия белән ислам дөньясы илләре арасындагы мәгълүмати хезмәттәшлек елдан-ел киңәя бара. Нәкъ менә «KazanForum» бу өлкәдәге яңа ысулларны һәм технологияләрне карау өчен төп мәйданчыкка әйләнгән.
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»
«Бүген аралашуның гадәти форматлары аудитория теләкләренә карап үзгәрә. Милли һәм мәдәни мирасны саклап калу өчен заманча агымнардан артта калмау һәм аларны җайлаштыру мөһим», – дип саный «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.
Аның әйтүенчә, быел «KazanForum»га 29 илдән 400гә якын журналист килгән. «Бу чарага карата дөнья күләмендә кызыксыну зур булуын күрсәтә. География дә киңәя. Биредә һәркем үзе өчен мөһим һәм кызыклы яңалыклар таба ала», – дип билгеләп үтте Айдар Сәлимгәрәев.
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»
Форумда ислам дөньясының төрле илләреннән килгән массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре һәм танылган журналистлар катнашты. Алар журналистикада яңа технологияләрне, шул исәптән ясалма фәһемне куллану буенча тәкъдимнәре һәм шикләре белән уртаклаштылар.
«Без дипфейклар барлыкка килгән, мәгълүмат бозып күрсәтелгән мохиттә эшлибез. Ялган хәбәрләргә каршы көрәшеп кенә калмыйбыз, ә мәгълүматның дөреслеге һәм бөтенлеге яклы. Тагын бер зур сынау – суверенлыкны саклау. Хәзерге вакытта Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең күбесе үз тарихы һәм кыйммәтләренең никадәр куркынычсызлыкта булуын контрольдә тота алмый», – дип белдерде Ислам хезмәттәшлеге оешмасының мәгълүмат департаменты башлыгы Тарек Ладжал.
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»
Тарек Ладжал медиа бергәлегенә цифрлы үзгәрешләр чорын уңышлы узарга ярдәм итәчәк берничә чара тәкъдим итте:
Беренчесе – белем дәрәҗәсен даими күтәрү. Без бары тик текстлар гына урнаштыру чигеннән чыгарга тиеш. Ясалма фәһем технологияләре, зур мәгълүмат базалары белән эшләргә өйрәнү, шулай ук тел ягыннан да заман белән бергә атлау мөһим.
Икенче мөһим шарт – мәгълүмати киңлекне цифрлы вандализмнан сакларга мөмкинлек бирүче даими хезмәттәшлек.
Өченче фактор – барлык материалларның игътибар үзәгендә кеше торырга тиешлеген онытмау.
Казан дөньяның иң эре мәдәни үзәкләренең берсе булып кала, шуңа күрә мирасны саклау өчен яңа технологияләр кертү мәсьәләсен нәкъ менә биредә карау аеруча мөһим, дип өстәде Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре мәгълүмат агентлыклары берлеге генераль директоры Мөхәммәд әл-Ями.
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»
«Берлек үз алдына куелган бурычларны үтәү өчен яңа технологияләр куллану өстендә эшли. Ясалма фәһем оешмабыз эшчәнлегенең нигезен тәшкил итә. Без медиаконтент тудыру өчен «Акыллы мөхәррир» программасын башлап җибәрдек, шулай ук ислам дөньясы илләре журналистлары өчен квалификация күтәрү курслары уздырдык», – дип сөйләде Мөхәммәд әл-Ями.
Мөхәммәд әл-Ями аеруча «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының өлешен билгеләп үтте, чөнки бу агентлык ул җитәкләгән берлеккә төрле чаралар уздыруда ярдәм күрсәткән.
Медиафорумда яңгыраган башка тәкъдимнәр арасында Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең әйдәп баручы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән даими очрашулар уздыру, Глобаль Көньяк журналистлары челтәрен булдыру, шулай ук журналистикада ясалма фәһемнән файдалануның этик нормаларын билгеләү бар иде.
- Чараны «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгы, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме оештырды
- Әлеге чара Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең медиа җитәкчеләре өчен актуаль мәсьәләләрне тикшерү мәйданчыгы. Игътибар үзәгендә – халыкара хезмәттәшлекнең яңа перспективалары, ихтыяҗ зур булган контент тудыруда тәҗрибә уртаклашу, аудитория сорауларын канәгатьләндерү өчен яңа форматлар һәм технологик чишелешләр куллану. Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләрендә медиаконтентның нинди форматларына ихтыяҗ зур һәм традицион кыйммәтләрне, этика стандартларын исәпкә алып, мондый контентны тудырырга нинди технологик чишелешләр ярдәм итә? Катнашучылар бергәләп тормышка ашырылачак проектларны, медиа өлкәсендәге этик стандартларны һәм цифрлы трансформация чорында традицион кыйммәтләрнең ролен карады.
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»
Түгәрәк өстәлне Михаил Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты, Дипломатик академия һәм МГИМО өлкән укытучысы, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме киңәшчесе, RT телеканалларының протокол чаралары бүлеге җитәкчесе, Көнчыгыш белгечләре клубына нигез салучы Анна Беликова алып барды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз