news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Мирас» Халыкара татар мәдәнияте фестиваленә гаризалар 6 мартка кадәр кабул ителә

Фестивальнең максаты – балаларда татар халкының әдәби һәм мәдәни-тарихи, музыкаль, театр мирасына карата кызыксыну уяту.

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Самарада III «Мирас» Халыкара татар мәдәнияте фестиваль-бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. Гаризалар 2022 елның 6 мартына кадәр кабул ителәчәк.

Быел фестиваль Россия халыкларының мәдәни мирас елына багышлап үткәрелә. Бу хакта «Самара татарлары» хәбәр итә.

Фестивальнең максаты – балаларда татар халкының әдәби һәм мәдәни-тарихи, музыкаль, театр мирасына карата кызыксыну уяту. «Мирас» фестивале татар үзешчән халык иҗатының милли-мәдәни традицияләрен саклау, үстерү һәм популярлаштыруга гаять зур өлеш кертә.

Чарада Самара өлкәсендә, төбәкнең барлык шәһәрләре һәм авыл җирлекләрендә, шулай ук башка төбәкләр һәм чит илләрдә яшәүчеләр катнаша ала. Аларның милли иҗат коллективларында чыгыш ясавы, татар телендәге әсәрләр башкаруы, татар халкының мәдәниятен чагылдырган эшләр һәм кулдан ясалган әйберләр тәкъдим итүе шарт.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100