Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Мирас» фольклор ансамбле ике фестивальдә лауреат булды
Кичә Рима Сафиуллова һәм Рөстәм Әхмәдуллин җитәкчелегендәге «Мирас» фольклор ансамбле Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районында берьюлы ике әһәмиятле мәдәни вакыйгада катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Коллектив IV «Бистә шәле» хатын-кызларның халык һөнәрчелеге республика фестивалендә һәм «Иске-Казан түгәрәк уены» татар фольклоры республика фестиваль-конкурсында чыгыш ясады.
Конкурс чыгышлары нәтиҗәләре буенча ансамбль жюридан югары бәя алды һәм ике фестивальдә — IV «Бистә шәле» республика фестивалендә һәм «Иске-Казан түгәрәк уены»нда «Фольклор-этнографик композиция» номинациясендә лауреат исеменә лаек булды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз