Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Мирас» фестиваленең беренче концерты Татарстанга мәхәббәт чагылган әсәрләрдән төзелгән
Нәҗип Җиһанов исемендәге VIII «Мирас» татар музыкасы фестиваленең беренче концерты композиторларның Татарстанга мәхәббәтен чагылдырган нигездә пафослы әсәрләрдән төзелгән. ТР Дәүләт симфоник оркестры башкаруындагы концерт «Безнең Татарстан» дип аталган. Дирижеры – Рөстәм Абязов.
Концерт программасына музыкаль мираска караган әсәрләрдән Нәҗип Җиһановның «Кырлай» симфоник поэмасы, Александр Ключаревның «Идел симфониясе» финалы, Анатолий Лупповның «КамАЗ яшьлеге» симфоник увертюрасы, Борис Трубинның «Бөгелмә коменданты» операсыннан өзек алынган.
Яңа гасырда язылган әсәрләрдән Ренат Хәкимовның «Әлмәтем» җыр-гимны, Алсу Сөнгатуллинаның «Нурлы Казан» симфоник поэмасы, Эльмира Галимованың «Чатыр-тау» кыл-кубыз белән оркестр өчен риваяте, Эльмир Низамовның «Борынгы Болгар» симфоник картинасы һәм башкалар яңгырады.
«Минемчә, бүгенге концертта татар композиторларының элек язган иң яхшы әсәрләре тупланган. «Кырлай» – искиткеч шәп әсәр, мәсәлән. Гомумән, бүгенге концерт минем өчен бәйрәмгә тиң иде. Бик рәхәт булып китте», – диде Казан дәүләт консерваториясе профессоры Сәгыйть Хәбибуллин.
«Утыз ел элек татар композиторлары әсәрләре концертына ярты зал да җыеп булмый торган иде. Хәзер шыгрым тулы зал! Татар композиторлары әсәрләрен шушы мәртәбәле оркестр уйнаса, сәнгатебез яши әле», – диде ул горурланып.
Сәгыйть Хәбибуллин «Мирас» фестивале кысаларында музыкалары яңгыраган яшь композиторлар өчен сөенүен белдерде. «Алсу Сөнгатуллинаның әсәре беренче мәртәбә башкарылды. Әдәпле, тәртипле һәм бик талантлы композитор», дип бәяләде профессор яшь композиторны.
«Ключаревның «Идел симфониясе» яңгыраганда, «Идел белән Урал» радиотапшыруы искә төште. Әлеге музыка аның «позывное» иде. Шушы әсәрләрне оныттырмау – «Мирас» фестиваленең максаты әйбәт», – диде Сәгыйть Хәбибуллин.
- «Мирас» фестивале традиция буенча өч концерттан тора. Икенче концерт 11 февральгә билгеләнгән. Фестиваль кысаларында Миләүшә Хәйруллинаның «Кави-Сәрвәр» операсының премьерасы тәкъдим ителәчәк.
- 15 февральдә «Авазлардан картиналар» концертында Резеда Әхиярова, Рәшит Кәлимуллин, Илһам Байтирәк, Мәсгуд Латыйповларның әсәрләре яңгыраячак.
- Фестивальнең идея авторы - ТР Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе Александр Сладковский. Фәнни һәм иҗади җитәкчесе – Казан дәүләт консерваториясе профессоры Вадим Дулат-Алеев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз