news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Мирас» фестиваленең икенче концерты Рөстәм Яхинның 100 еллыгына багышлана

Бәйрәм кичәсендә татар композиторының җырлары һәм романслары яңгыраячак.

«Мирас» фестиваленең икенче концерты Рөстәм Яхинның 100 еллыгына багышлана
Алекксандр Эшкинин

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). Казанда 17 февральдә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Нәҗип Җиһанов исемендәге «Мирас» VI татар музыкасы фестиваленең икенче концерты була. Ул композитор Рөстәм Яхинның тууына 100 ел тулуга багышлана. Сәхнәдә татар җырлары һәм романсларын башкарылачак.

Концертның беренче бүлегендә тамашачылар Рөстәм Яхинның оркестр белән фортепиано өчен данлыклы Концертын тыңлый. Икенче бүлектә төрле буын композиторларының җырлары һәм романслары була.

Артистлар Рөстәм Яхинның «Кайда син?» һәм «Күзләрем тик сине эзлиләр», Нәҗип Җиһановның «Сирень ботагы», Сара Садыйкованың «Көтәм сине» һәм Әнвәр Бакировның «Әйткән идең» җырларын башкарачак.

Концерт программасында Резидә Ахиярованың «Сөембикә» һәм «Истә тотарсыңмы», Эльмир Низамовның «Якты өмет» һәм «Соң түгел», шулай ук Рәшит Кәлимуллинның «Син онытырсың…» һәм «Мин — Татар» композицияләре дә бар.

Фестивальнең икенче концертында җырчылар Илүзә Хуҗина, Филүс Каһиров, Илнар Миранов һәм Илгиз Мөхетдинов катнаша. Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры аккомпанементында фортепиано концерты белән Миләүшә Хәйруллина чыгыш ясый. Дирижер пульты артында Россия Зур театры дирижеры Айрат Кашаев була. 

Фестиваль ел саен Александр Сладковский җитәкчелегендә үткәрелә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100