news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Мирас» фестивалендә Миләүшә Хәйруллинаның «Кави-Сәрвәр» операсы яңгырады

«Мирас» фестивалендә Миләүшә Хәйруллинаның «Кави-Сәрвәр» операсы яңгырады
ТР Дәүләт симфоник оркестрының матбугат үзәге

«Мирас» татар музыкасы фестиваленең икенче концертында Миләүшә Хәйруллинаның «Кави-Сәрвәр» операсының дөньякүләм премьерасы тәкъдим ителде. 

Спектакль аншлаг белән үтте. Яшь авторларның беренче зур күләмле әсәрен тыңларга сәнгать әһелләре күп килгән иде. 

«Миләүшә бик тырыш, сәләтле композитор. Мин аның эшләрен күзәтеп барам, үзен Татарстан Композиторлар берлегенә дә алдык. Мәскәү консерваториясенә керде», – дип сөенечен белдерде премьерадан соң яшь композиторны котларга ашыккан РФ һәм ТР Композиторлар берлеге рәисе Рәшид Кәлимуллин.

«Партитура» конкурсында жюрида мин дә бар идем. Миләүшәнең бу конкурста I урын алуына шатландым. Бу әсәренең музыкасы бик матур, сәяси ягы да бар әсәренең», – диде ул.

«Миләүшә бик актуаль темага алынган. Бу аның көтелгән иҗат җимеше. Миләүшә өчен борчылып яшәдек. Без бүген аның уңышы белән бик бәхетле», – диде спектакльдән соң композиторны котларга кергән Казан шәһәре башкарма комитеты рәисе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

«Мин Миләүшә өчен бик шатландым. Бу фестивальнең исеме дә «Мирас» бит - онытылган мирасыбызны күтәрә. Бу очракта әсәр мирасыбызны баета. Фестиваль премьераларга бай. Бу инде аеруча зур премьера», – диде композитор Эльмир Низамов.

«Татар сәнгатендә опералар күп түгел, алар санаулы. Шушы аз санлы операларыбызга тагын бер опера өстәлде. Мин моңа бик шатмын», – диде ул.

  • «Кави-Сәрвәр» операсының либретто авторы – Айдар Әхмәдиев. Куючы дирижер – Айрат Кашаев. Куючы режиссёр – Илгиз Зәйниев. 
  • Спектакльдә җырчылар – Эльза һәм Артур Исламовлар, Айсылу Нуруллина, Денис Хан-баба, Рөстәм Асаев, Сөмбел Кыямова, Илүсә Хуҗина, Айгөл Гардисламова, Илгиз Мөхетдинов, Ирек Фәттахов, Любовь Добрынина, Руслан Закиров һәм башкалар. Операда ТР Дәүләт камера хоры катнашты, аның җитәкчесе Миләүшә Тәминдарова төп рольләрнең берсе – Хәтирә ролен башкарды. 
  • Тансык ролендә Казанның 18 нче гимназиясе һәм 4 нче Балалар сәнгать мәктәбе укучысы – Кәрим Галиев. 
  • Сәхнәдә – ТР Дәүләт симфоник оркестры иде. 
  • «Мирас» фестиваленең өченче концерты 15 февральгә билгеләнгән. «Авазлардан картиналар» дип аталган концертта Резеда Әхиярова, Рәшит Кәлимуллин, Илһам Байтирәк, Мәсгуд Латыйповларның әсәрләре яңгыраячак.
  • Фестивальнең идея авторы - ТР Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе Александр Сладковский. Фәнни һәм иҗади җитәкчесе – Казан дәүләт консерваториясе профессоры Вадим Дулат-Алеев.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100