news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Мирас» фестивалендә быел Ринат Халитов, Василий Валитов һәм Тао Линь дирижерлык итәчәк

«Мирас» фестивалендә быел Ринат Халитов, Василий Валитов һәм Тао Линь дирижерлык итәчәк
фото: Александр Эшкинин/архив

Нәҗип Җиһанов исемендәге «Мирас» татар музыкасы фестивале концертларында быел Ринат Халитов, Василий Валитов һәм кытай егете Тао Линь дирижерлык итәчәк. Фестивальнең программасы Татарстан Республикасы дәүләт симфоник оркестры сайтында чыккан.

Фестивальнең «Татар музыкасы сәяхәте» дип аталган беренче концерты 7 февральдә була. Концертның дирижеры - Кузбасс симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Тао Линь.

Программада – Борис Трубинның «Минем Казан» увертюрасы, Рәшит Кәлимуллинның «Исәнме, Мәскәү» симфоник триптихы һәм «Синдбад-диңгезче» симфониясе, Резеда Әхиярованың «Иакинф» балетыннан кытай сюитасы, Эльмир Низамовның «Бөек ефәк юлы» орган белән оркестр өчен концертыннан «Оазис» һәм Шәрыкъ базары», Александр Ключаревның «Татар самбасы» һәм Нәҗип Җиһановның «Нжери» балетыннан сюита.

10 февральдәге икенче концертта бары тик премьералар вәгъдә ителә. Программада Ильяс Камал, Илһам Байтирәк, Эльмира Галимова, Миләүшә Хәйруллина һәм Рәшит Кәлимуллин әсәрләре яңгыраячак. Солистлар - Сөмбел Кыямова, Айрат Ганиев, Иркен Мостафин. Дирижер - Василий Валитов.

Өченче концерт программасы Фәрит Яруллинның 110 еллыгы һәм Шамил Шәрифуллинның 75 еллыгы уңаеннан төзелгән. Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балетыннан сюита һәм Шамил Шәрифуллинның «Йосыф белән Зөләйха» балетыннан һәм «Җыен» концертыннан өзекләр яңгыраячак. Дирижер Ринат Халитов. Концерт 14 февральгә билгеләнгән.

  • Нәҗип Җиһанов исемендәге «Мирас» татар музыкасы фестиваленең сәнгать җитәкчесе - Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковский. Фәнни-иҗади җитәкчесе – музыка белгече, сәнгать белеме докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Вадим Дулат-Алеев.
news_right_1
news_right_2
news_bot