news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Мирас» фестивалендә Татарстанның композиторлык мәктәбе тарихын тәкъдим итәләр

С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Татарстанның Дәүләт симфоник оркестры татар классик музыкасына багышланган икенче концерт сериясен ача.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). 15 февральдә Казанның С. Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында Александр Сладковский җитәкчелегендә Татарстанның Дәүләт симфоник оркестры татар классик музыкасының Н. Җиһанов исемендәге икенче «Мирас» фестивален ача. Бу хакта Татарстанның Дәүләт симфоник оркестры матбугат хезмәте хәбәр итә.

15, 18 һәм 22 фестивальләрнең өч концерт программасына Татарстанның композиторлык мәктәбе тарихын чагылдырган төрле буын татар композиторларының әсәрләре җыелган. Беренче фестиваль кичендә Нәҗип Җиһанов әсәрләре яңгыраячак. Концерт программасында «Кырлай» симфоник поэмасы, зур симфоник оркестр өчен тугызынчы симфония һәм «Симфоник җырлар» сюитасы бар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot