Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Мирас» фестивалендә Мәсгудә Шәмсетдинованың «Тамгалар» симфоник циклы яңгырады
Америкада яшәүче татар композиторы Казанда уза торган фестивальгә чакырылган иде.
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Нәҗип Җиһанов исемендәге «Мирас» татар музыкасы фестиваленең икенче концертында күренекле композитор Мәсгудә Шәмсетдинова һәм Канадада яшәүче татар дирижеры Айрат Ишморатов әсәрләре яңгырады.
Кичә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында фестивальнең икенче концерты үтте. Ул Идел буе Болгарында ислам кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган иде.
Америкада яшәүче татар композиторы Мәсгудә Шәмсетдинованың әсәре «Мирас» фестивалендә беренче мәртәбә яңгырый. Композитор фестивальгә Казанга чакырылган иде. Өч өлештән торган «Тамгалар» симфоник циклы концертка килгән тамашачы тарафыннан югары бәяләнде.
Программага таҗик композиторы Талибхон Шаһидинең «Садо» симфоник поэмасы, төрекмән композиторы Мәрдан Бяшимовның «Demim» оркестр өчен концерты кертелгән.
Чит илләрдә яшәгән татар композиторлары рәтеннән Латыйф Хәмидинең «Казах вальсы» яңгырады. Аны ТР Дәүләт симфоник оркестрына кушылып, Илүсә Хуҗина башкарды.
Рушана Брандангерның «Зәңгәр күл» оркестр белән альт өчен сүзсез җыры яңгырады. Әлеге концерт өчен Канададан чакырылган татар дирижеры Айрат Ишморатовның Оркестр белән виолончель өчен 2 нче концертының Россия премьерасы булды.
Өченче концерт Рәшит Кәлимуллинның 65 яшенә багышлана. Ул 16 февральгә планлаштырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз