news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Мирас” фестивале “Кызыл армия маршы” белән төгәлләнде

Кичә Нәҗип Җиһанов исемендәге “Мирас” татар музыкасы фестиваленең өченче концерты үтте. Дирижер - Канадада яшәүче татар музыканты Айрат Ишморатов.

“Мирас” фестивале “Кызыл армия маршы” белән төгәлләнде
Салават Камалетдинов

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Нәҗип Җиһанов исемендәге “Мирас” татар музыкасы фестиваленең өченче концерты Салих Сәйдәшеның “Кызыл армия маршы” белән төгәлләнде. Хәзерге заман композиторлары әсәрләреннән торган концерттан соң “бис” өчен Канадада яшәүче татар дирижеры һәм композиторы Айрат Ишморатов шушы әсәрне сайлаган иде. “Без “бис”ка Салих Сәйдәшевның иң танылган әсәрен – “Кызыл армия маршы”н уйнаячакбыз. Беренчедән, бу тарихи музыка - поезд белән Мәскәүдә килеп төшкәч вокзалда беренче шул музыка яңгырый. Икенчедән - 23 Февраль”, - дип аңлатты Айрат “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Исегезгә төшерәбез, “Мирас” фестивале программасы буенча, Салих Сәйдәшевның “Кызыл армия маршы” икенче концертта Александр Ключарев, Мансур Мозаффаров музыкалары белән бергә яңгырады. Икенче концерт дирижеры Рөстәм Абязов “бис”ка Анатолий Лупповның Моцартка “Әпипә” мотивлары кушылган шаян әсәрен тәкъдим итте. Әмма тамашачы мондый “бис”ка риза булмыйча, Салих Сәйдәшев белән тәмамлануын сорады.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100