news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Мирас" фестивале Фуат Мансуровка, Яруллинар династиясенә һәм Рәшит Кәлимуллинга багышлана

Фестиваль концертлары 2018 елның 17, 21 һәм 24 февраль көннәрендә үтә.

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Нәҗип Җиһанов исемендәге “Мирас” татар музыкасы фестиваленең программасы әзер. Программа белән “Татар-информ” хәбәрчесен фестивальнең арт-директоры Вадим Дулат-Алеев таныштырды.

Фестиваль 2018 елның 17 февраль көнне ачыла һәм беренче концерт танылган дирижер Фуат Мансуровның 90 еллыгына багышлана. Концертта татар профессиональ музыка сәнгатенә нигез салучыларның берсе Нәҗип Җиһановның 2 нче “Сабантуй” симфониясе, “Нжери” балетыннан сюита, татар композиторлары Әнвәр Бакиров, Рәшит Гобәйдуллин, Заһид Хәбибуллин, Шамил Шәрифуллин балетларыннан увертюралар, бүгенге тамашачыга таныш булган әсәрләр – Резеда Әхиярованың “Алтын Урда”, Леонид Любовскийның “Кыйссаи Йосыф” балетларыннан өзекләр яңгыраячак.

Дирижер – Татарстан Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе Александр Сладковский.

Икенче концерт “Музыка династиясе – Яруллиннар” дип атала. Бу 2018 елда Яруллиннар династиясе композиторларының юбилейлары белән бәйле – Заһидулла Яруллинның тууына 105 ел, Мирсәет Яруллиның тууына 80 ел, Фәрит Яруллинның Бөек Ватан сугышында һәлак булуына 75 ел була.

Тамашачы Татарстан Дәүләт симфоник оркестры башкаруында Заһидулла Яруллиның “Тукай маршы”н, Мирсәет Яруллинның “Скрипка белән оркестр өчен концерт”ын, Фәрит Яруллинның “Шүрәле” балетыннан Зур сюитасын тыңлый алачак. Концерт программасында – Фасил Әхмәтовның “Фәрит Яруллин истәлегенә багышланган симфиник поэма”сы.

Солист – Максим Монасыйпов. Дирижер – Рөстәм Абязов.

Концерт 21 февральдә була.

Өченче концерт Россия һәм Татарстан композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллинның 60 яшьлек юбилеена багышлана һәм композиторның зур күләмле әсәрләре яңгыраячак. Болар – Симфоник фрескалар, Фортепиано белән оркестр өчен концерт, 2нче симфония, Скрипка белән оркестр өчен концерт.

Солистлар – Федор Әмиров, Гайк Казазян. Дирижер – Василий Вәлитов, Е.Колобов исемендәге “Яңа Опера” Мәскәү театры һәм СНГ илләренең Яшьләр симфоник оркестры дирижеры.

Концерт 24 февральдә була.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100