Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мирас фестиваленең беренче концерты татар музыкасының «сәяхәтенә» багышланды
Нәҗип Җиһанов исемендәге «Мирас» татар музыкасы фестиваленең беренче концерты татар музыкасының сәяхәтенә – аның башка халыклар аша яңгырашына багышланган иде. Дирижеры да кытай кешесе Тао Линь иде.
«Миңа бүгенге концерт бик ошады. Кызыклы ракурс алганнар. Биредә татар музыкасының чит дөньяларны үз күзлегеннән ничек сөйләве күренә. Музыка колоритлы музыка. Ключарев һәм Җиһанов кебек классикларыбыздан башлап бүгенге композиторларыбызга кадәр барысы да кергән», диде концертны караган музыка белгече Гөлназ Гыйлемҗанова.
Программага Рәшит Кәлимуллинның «Исәнме, Мәскәү» симфоник триптихы һәм «Синдбад-диңгезче» симфониясе, Нәҗип Җиһановның «Нжери» балетыннан сюита, Резеда Әхиярованың «Иакинф» балетыннан кытай сюитасы, Александр Ключаревның «Татар самбасы», Эльмир Низамовның «Быек ефәк юлы» орган белән концертының 2 кисәге кергән иде.
«Монда тагын бер әйбер кызык – килгән кытай музыканты безгә безнең күзлектән күренгән Кытайны җиткерде. Безнең күзаллау белән аның күзаллавы кушылып кызыклы яңгыраш барлыкка килә», диде Гөлназ Гыйлемҗанова Резеда Әхиярованың «Иакинф» балетыннан алынган музыканы күздә тотып.
Музыка белгече концертның тулы зал белән каралуын, беркемнең дә антракттан соң кайтып китмәвен искәртте. «Концертка кешеләрне көчләп диярлек китергән чаклар да бар иде бит. Алар 15 минуттан кайтып та китәләр иде. Монда тамашачының яратып каравын күрдем. Композиторларыбызны ничек алкышладылар!» диде ул.
Концертны Александра Нагорнова белән Идел Кыямов алып барды.
- «Мирас» фестиваленең икенче концерты 10 февральдә булачак. Программада - Ильяс Камал, Илһам Байтирәк, Эльмира Галимова, Миләүшә Хәйруллина, Рәшит Калимуллин музыкасы.
- Фестивальнең сәнгать җитәкчесе – оркестрның баш дирижеры Александр Сладковский. Фестивальнең фәнни җитәкчесе — Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе ректоры Вадим Дулат-Алеев.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз