news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Мирас» ансамбле Рим Хәсәнов музыкасына Уфа турында композиция премьерасын тәкъдим итте

«Мирас» җыр һәм бию ансамбле «Башкортостан» Дәүләт концерт залында «Уфа» вокаль-хореографик композициясен тәкъдим итте. Премьера күренекле композитор Рим Хәсәновның 75 яшьлегенә багышланган гала-концерт кысаларында узды. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

«Бүген сезнең иҗади кичәгезгә килмичә булдыра алмадым. Безнең маэстрога – башкорт халкының бөек улына зур рәхмәт әйтәсем килә. Безнең буын «Кышкы романс», «Уфа юкәләре», «Юкка түгел» кебек җырларда тәрбияләнгән. Мин сезнең музыканы еш тыңлыйм. Сез, һичшиксез, бөек композитор. Сезнең иҗатыгыз безнең барыбызны да, бөтен республиканы берләштерә», - диде Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров сәламләү сүзендә.

Хореографик композициядә музыкаль һәм вокаль аккомпанемент сыйфатында танылган хитлар кулланылган. Мәсәлим Вәлиев Кадыйр Даян сүзләренә иҗат иткән «Матур Уфа каласы» һәм «Уфа юкәләре» кебек җырлар композициягә нигез итеп алынган. «Уфа юкәләре» җырын Уфа шәһәренең мактаулы гражданины, юбиляр Рим Хәсәнов Наҗар Нәҗми сүзләренә иҗат иткән һәм ул Башкортстан башкаласының рәсми булмаган гимны санала. Тамашачылар яңа номерны бик җылы кабул итте, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100