news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Мирас» ансамбле «гаилә» форматында концерт куйды

Люберцы шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе чакыруы буенча «Мирас» ансамбле 21 майда шәһәр мәдәни-агарту үзәге сәхнәсендә зур концерт куйган. Бу хакта «Мәскәү шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы хәбәр итә.

«Гаилә учагы» дип аталган концерт ял көнендә Татар мәдәни үзәге коллективы чыгышын карарга килгән тамашачылар өчен чын бәйрәм булды. Кичәдән соң концерт катнашучылары һәм кунаклары традицион татар ризыгыннан сыйланды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100