news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миранчук «Рубин»да уйнарга тели, җәйне көтәбез – Илгиз Фәхриев

Баш тренер Хавьер Грасия да Алексей Миранчукны командада күрергә тели, ди клубның спорт директоры.

Миранчук «Рубин»да уйнарга тели, җәйне көтәбез – Илгиз Фәхриев
Ильнар Тухбатов
(Казан, 27 февраль, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Казанның «Рубин» футбол клубы Күзәтү советы рәисе һәм спорт директоры Илгиз Фәхриев кышкы трансфер базарында алып барылган эшкә бәя биреп, «Локомотив» ярымсакчысы Алексей Миранчукның ни өчен Казанга күченмәвен аңлатты.
 
«Трансфер белән бәйле саннарга тукталасым килми, әмма футболчы һәм аның вәкиле белән сөйләшүләр алып баруыбыз хак. Баш тренер Хавьер Грасия Алексей Миранчукны командада күрергә теләде. Ул оста уенчы. Ниндидер сәбәпләр аркасында «Локомотив» футбол клубы җитәкчелеге безнең тәкъдимне кабул итмәде. Төрле бонуслар белән бәйле хәлләр баш калкытты һәм без финанс узышларында катнашырга теләмәдек», – диде Фәхриев.
 
 
Аның сүзләренә караганда, 21 яшьлек Алексей Миранчук үзе дә Казан командасында уйнарга теләгән.
 
«Алексей «Рубин»да уйнарга тели, әмма бүген ул «Локомотив» футболчысы. Без җәйге трансфер вакытын көтәбез», – ди Фәхриев.
 
Исегезгә төшерәбез, «Рубин» 21 яшьлек футболчыны 5 миллион еврога сатып алырга теләсә, «Локомотив» исә бәяне 7 миллион евродан 5,5 миллионга гына төшергән, дип яза кайбер федераль басмалар. Мәскәү клубы уенчыны хәзер җибәрмәгән очракта, май аенда «Рубин» аңа булган хокукларын 2,5 миллион еврога сатып алу мөмкинлегенә ия булачак, имеш. Чөнки бу җәйдә «Локомотив» белән Миранчукның килешү вакыты чыга.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100