news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Мир” кинотеатры Михаил Девятаев турындагы “Канатлы Казан” фильмын тәкъдим итә

Әнвәр Габдрахмановның яңа фильмында халыкка әлегә кадәр билгеле булмаган тарихи кадрлар һәм вакыйгалар күрсәтеләчәк.

(Казан, 12 июль, “Татар-информ”). Иртәгә, 13 июльдә, “Мир” кинотеатрында Советлар Союзы Герое Михаил Девятаевның тууына 100 ел булуга багышланган “Крылатая Казань” фильмының премьерасы күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгының кинематография секторы эксперты Мария Макарова.

Әлеге фильм – үлемгә дучар ителеп тә, аңа буйсынырга теләмәгән гаҗәеп язмышлы кеше тарихын тасвирлый.

1945 елның 8 февралендә үзенең 10 ватандашы белән  Германиянең Узедом утравындагы концлагерьдан качкан совет очучы-истребителенең исеме дөнья тарихында билгеле.
Башта - Заксенхаузен концлагерена, аннан соң Гитлер Германиясенең иң югары дәрәҗәдә сер астында тотыла торган Узедом утравына эләккәндә, аңа 26 яшь булган. Монда нацист рейхының яңа ракета кораллары – самолетлар, ФАУ-1, ФАУ-2 ракета корылмалары җитештерелә һәм сынау уза. Очучылар – Михаил Девятаев һәм бер төркем совет тоткыны – концлагерьдан 1945 елның 8 февралендә немец бомбардировищигына утырып качып котыла.

Әнвәр Габдрахмановның яңа фильмында халыкка әлегә кадәр билгеле булмаган тарихи кадрлар һәм вакыйгалар күрсәтеләчәк.
Тамашачылар бу кичтә, фильм караудан тыш,  режиссер һәм фильм төшерү төркеме, Девятаевлар гаиләсе белән җанлы әңгәмә кора, музыка тыңлый ала. Башка көтелмәгән бүләкләр дә булачак.

Керү бушлай.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100