news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әмир Галиәскаров “Волчий яр” фильмын “Кинотавр” кинофестиваленә тәкъдим итергә җыена

Фильм "Мир" кинотеатрында ябык күрсәтелде.

Әмир Галиәскаров “Волчий яр” фильмын “Кинотавр” кинофестиваленә тәкъдим итергә җыена
Салават Камалетдинов

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әмир Галиәскаров үзенең “Волчий яр” кыска метражлы фильмын “Кинотавр” кинофестиваленә тәкъдим итергә җыена. Бу хакта яшь режиссер “Мир” кинотеатрының “Фестиваль” кинокафесында оештырылган утырышта әйтте.

“Кинофестивальләрнең шарты буенча фильм күрсәтелмәгән булырга тиеш. Шунлыктан фильм ябык күрсәтелде. Кинофестивальгә кадәр фильмның премьерасы булмаячак”, - диде Әмир Галиәскаров.

Фильмның сюжеты буенча, урман юлыннан барган абыйлы-энеле ике малай әйләнеп капланган машина күрәләр. Машина эчендәгеләрнең берсе үсмернең дошманы булып чыга һәм ул аларны комкару өчен “Ашыгыч ярдәм” чакырмаска карар итә. Энесе аңа каршы чыга...

Әмир Галиәскаров фильмның сюжеты үз тормышыннан алынган булуын әйтте. Аңа да балачагында әйләнеп капланган машина очраган, алар куркып качканнар. “Машина эчендә исерекләр иде, аларның берсе дә үлмәде”, - дип тынычландырды режиссер тамашачыларны.

Кинокафе утырышына килгән кино белгече, Казан дәүләт мәдәният институты доценты Елена Алексеева фильмны югары бәяләде. Аеруча кастингның уңышлы булуын – актерларның дөрес сайлануын билгеләп узды.

Фильм Татарстан Республикасы ярдәме белән төшерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot